Чаллыда “2010 елның иң яхшы сантехнигы” исемен алу өчен бәйге дәвам итә

Аның йомгаклары традицион Чәчәкләр бәйрәмендә игълан ителәчәк

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Чаллыда “2010 елның иң яхшы сантехнигы” на бәйге игълан ителде. Үз һөнәренең остасын ачыклау бәйгесе агымдагы елның 20 августына кадәр дәвам итәчәк. Аның йомгаклары традицион Чәчәкләр бәйрәмендә игълан ителәчәк. Җиңүче чит илгә 2 кешелек туристик юллама белән бүләкләнә. Икенче урын өчен- шифаханәгә 2 кешелек юллама, өченче урын өчен-акчалата бүләк каралган.
Конкурс комиссиясе составына шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Зәйнуллин, шәһәр районнары башлыклары, белгечләре кергән. Алар Чаллы сантехниклары хезмәтен ун баллы система буенча бәяләячәк. Бәйгедә катнашучыларга бәя биргәндә суүткәргеч һәм канализацияләрдәге төзелеш-монтаж эшләрендә җитешсезлекләр булмау, җылыту приборларында төзек булмаган краннарны вакытында ремонтлау яки алмаштыру, кулланучылардан дәгъвалдар булмау һ.б. төп критерийлар итеп куела. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.