Балык Бистәсендә “Куркынычсыз тәгәрмәч” район конкурсы үтте

Яшь инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәүгә карата имтихан тотты
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбе базасында балалар арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” исеме астында район конкурсы үтте. Бу хакта “Сельские горизонты” хәбәр итә.
Конкурс барышында яшь инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәүгә карата имтихан тоттылар. Сынау үтүчеләрнең белемен район ЮХИДИ идарәсенең пропаганда инспекторы Руслан Хәммәтвәлиев тикшерде һәм канәгать калды.
Балалар конкурс барышында велосипед йөртү сәләтләре белән көч сынаштылар, “сигезле”не тиз ясау күнекмәләрен күрсәттеләр. Зыян күрүчеләргә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча да белемнәр тикшерелде. Нәтиҗәдә, район конкурсында Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбе укучылары беренче урынга лаек булдылар. Икенче урынга районның 1 нче номерлы гимназиясе чыкты. Ямаш мәктәбе укучылары исә өченче урынлык күрсәткечләр күрсәткән булып чыкты.