Владимир Путин ил халкын Россия көне белән котлады

Бүген Кремльдә дәүләт премияләрен тапшыру һәм хезмәт геройларын бүләкләү тантанасы уза.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ил халкын Россия көне белән котлады.

Бүген Кремльдә дәүләт премияләрен тапшыру һәм хезмәт геройларын бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта РИА Новости яза.

«Сезне Кремльдә сәламләвемә шатмын, беренче чиратта бу залда җыелган кешеләрне, илебезнең барлык гражданнарын Россия көне белән котлыйм», — диде Путин тантана башлаганда.

Президент әйтүенчә, әлеге дата ватаныбызның хәзерге үсешен генә түгел, ә аның күп гасырлык, өзлексез юлын, тарихының бөеклеген, үрләрен, җиңүләрен һәм казанышларын да күрсәтә. Әлеге бай мирасны ата-бабаларыбызның күп буыны булдырды, диде ул.

«Аларның хезмәт һәм хәрби батырлыклары, ватанга чиксез тугрылык хөрмәт һәм горурлык уята, аларның героик язмышларына лаеклы булуга омтылыш, безгә мирас итеп калдырылган һәм бүгенге көндә алга баруда зур әһәмияткә ия булган кыйммәтләрне тормышыбызда куллануга этәргеч бирә», — диде Путин.