news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама Сабантуеның баш батыры билгеле булды

Абсолют батырга 100 мең сум акча һәм тәкә бирелде.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама районы Шәңгәлче авылыннан Наил Зәйнуллин район Сабантуеның баш батыры булды. Ул 100 килограммга кадәр авырлыкта көрәште, дип яза НТР-24 сайты. Наил Зәйнуллин ТАНЕКО предприятиесендә эшли.

Абсолют беренчелектә икенче урынны Түбән Уратма авылыннан Тимерхан Әмирханов (85 килограммга кадәр), ә өченче урынны «Шинник» спорт комплексы тренеры Алмаз Җиһангәрәев (50 килограммга кадәр) алды.

Ярымфиналда үз авырлык категорияләрендә иң көчле дип табылган алты көрәшче катнашты.

Абсолют батырга 100 мең сум акча һәм тәкә бирелде. Икенче һәм өченче урынны алучылар 30 һәм 20 мең сумга ия булды.

Бүләкләү тантанасыннан соң баш батыр тәкәне җилкәсенә салып мәйданны урап чыкты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100