Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама депутатлары сәнәгать зоналарының сәламәтлек саклау объектларын карады
Алар пластиклар заводының сәламәтлек пункты эше белән дә танышты.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»).«Бердәм Россия» партиясенең шәһәр депутатлар фракциясе җитәкчесе Марина Камелина фракция әгъзалары белән бергә сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау мәсьәләсен өйрәнүдә катнашты.
Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары «Түбән Камада өлкәннәр һәм балалар сәламәтлеген ныгыту чаралары турында»гы мәсьәләне өйрәнү максатыннан, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ социаль объектларында булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Башта алар пластиклар заводының сәламәтлек пункты эше белән танышты. «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директорының персонал белән эш һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Родион Булашов 2020 елда кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгәннән соң, сәламәтлек саклау пунктларында медицина хезмәтен яхшыртуга ирешелүе турында сөйләде.
Ул шулай ук 2019 елда капиталь ремонттан соң, мәҗбүри медицина иминияте кысаларында «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре беркетелгән хастаханәдә дә зур үзгәрешләр булуын билгеләп үтте.
Моннан тыш, фракция әгъзаларына хастаханәнең көндезге стационарын күрсәттеләр, заманча җиһазлар һәм җайланмалар белән таныштырдылар. Депутатларның алдагы планында — «Татнефть» предприятиеләре тәҗрибәсен өйрәнү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз