news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә «Үлемсез полк» акциясе традицион форматта булмый

2020 елда «Үлемсез полк» акциясе коронавирус пандемиясе аркасында узмаган иде, оештыручылар аны онлайн-форматта үткәрде.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Эпидемиологик чикләүләр аркасында, Россиядә 24 июньдә «Үлемсез полк» акциясе традицион форматта узмаячак. Бу хакта акцияне оештыручылар штабы рәистәше Елена Цунаева сөйләде дип яза РИА Новости.

«Мондый масштабтагы чаралар буенча Роспотребнадзор керткән чикләүләр элеккечә кала: бу термометрия, дистанция.Әлеге шартларда акцияне оештыру шатлыгы һәм бердәмлек хисе кими», — диде Елена Цунаева.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100