news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәсим Низамов: Теләчедә игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләү — табигый күренеш

Җырчы Сабантуйны югары бәяләде.

Рәсим Низамов: Теләчедә игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләү — табигый күренеш
Рифат Каюмов

(Теләче, 12 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов Теләче Сабантуенда игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләүне табигый күренеш дип атады.

 «Теләче районының бөтен байлыгы — авыл хуҗалыгы. Монда нефть тә, газ да чыкмый, шуңа күрә игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләү табигый күренеш», — диде ул Теләче Сабантуенда «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүген Теләчедә район Сабантуе узды. Мактаулы һәм акчалата бүләкләр тапшыру өчен мәйдан уртасына йөзләгән терлекчене, игенчене чакырдылар.

Җырчы Сабантуйны югары бәяләде.

«Миңа төрле районнарда, төбәкләрдә бик күп Сабантуйлар күрергә туры килде. Теләче Сабантуе югары дәрәҗәдә оештырылган дип әйтә алам. Туган ягын мактап тора дип уйламагыз. Бөтен кешегә бәйрәмне карау өчен уңайлы шартлар тудырылган. Мәйдан өсте капланган берничә катлы утрыгычлар белән әйләндерелгән. Янда гына сәхнә дә бар. Бөтен әйбер кеше өчен эшләнгән», — диде Рәсим Низамов.

Быел Сабантуй мәйданы кечерәйтелгән, халыкка йөрү урыны зурайтылган. Бөтен кешегә якыннан барлык тамаша күренә.

Мәйданда көрәш бәйгесе белән беррәттән, кул көрәше, таяк тартышы, гер күтәрү ярышлары, чүлмәк вату, әтәч тоту, бассейннан ялан кул белән балык тоту, утын кисү, капчык киеп йөгерү кебек бик күп уеннар барды. Хатын-кызларның кадак кагу уенында катнашулары халыкта аеруча кызыксыну уятты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100