Әлмәттә студентлар гаиләсен уңайлы торакка урнаштырдылар

Пар әле күптән түгел генә - 28 майда өйләнешкән.

(Әлмәт, 12 июнь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 10 июнь көнне Әлмәт дәүләт нефть институты кампусы тормышында күңелле вакыйга булды — беренче студентлар гаилә парын яңа тулай торакка урнаштырдылар. Уңайлы ике урынлы бүлмәгә нефть-газ факультетының беренче курс студенты Ринат Таҗиев һәм икътисад һәм гуманитар фәннәр факультетының өченче курс студенты-активист һәм волонтер Карина Тимерҗанова ия булды.

 Ринат һәм Карина - чит шәһәрләрдән килгән студентлар. Ринат Алабугадан, ә Карина Башкортстаннан.

Яшь парларны котларга һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге исеменнән бәхетле гаилә тормышы теләргә «Татнефть» генераль директоры урынбасары Азат Ягъфәров килде. Форсаттан файдаланып, Азат Фердинандович кампусны карады, студентлар белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде.

Азат Ягафаров иң яхшы нефть кадрлары әзерләү вузы гына түгел, югары нефть мәктәбенең яңа суперзаманча кампусы мөмкинлекләрен югары бәяләде.

«Татнефть» компаниясе социаль юнәлешле сәясәт алып бара, кешеләр китмәсен, ә Әлмәттә калсын, яңа эш урыннары булдырсын, яшьләрне җәлеп итсен өчен күп көч куя. Бүгенге кичерешләр — искиткеч. Кампус сыйфатлы эшләнгән. Студентлар бик кызыксынучан. Киләчәк буын яхшы белем алачак, ә без югары квалификацияле белгечләргә ия булачакбыз», — дип ассызыклады Азат Фердинандович.