Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада уникаль калаклар күргәзмәсе ачылды
Күргәзмәдә балчык, сөяк, агач, кургаш, көмеш, бронза, бакыр, бәллүрдән ясалган кашыклар тәкъдим ителде.
(Алабуга, 12 июнь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга дәүләт музей ядкарьлеге күргәзмәләр залында медицина фәннәре докторы, профессор Игорь Васильевич Корабельниковның (Сыктывкар шәһәре, Коми Республикасы) шәхси коллекциясеннән күргәзмә эшли башлады.
Күргәзмәдә Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы зәркәнчеләре тарафыннан XVIII — ХХІ гасыр башларында башкарылган 700дән артык калак тәкъдим ителгән иде. Бу коллекцияне Игорь Васильевич, дөньяның төрле почмакларына заказ биреп, ике дистә ел дәвамында җыйган. Бүгенге көндә Корабельников коллекциясендә 5000 данәдән артык кашык исәпләнә.
Күргәзмәдә балчык, сөяк, агач, кургаш, көмеш, бронза, бакыр, бәллүрдән ясалган кашыклар тәкъдим ителде. Коллекциядә шулай ук пыяладан, кораллардан, лама сөякләре, кабак, кокос, перламутр, Көньяк диңгезләрдән галиотис моллюсклары, Бохарадан 300 яшьлек карагач агачыннан ясалганүрнәкләр бар.
Моннан тыш, Сваровски стразалары белән ясалган комплект һәм атаклы зәңгәр төстә түгел, ә төрле-төсле гжель рәсеме белән бизәлгән кашыклар да бар. Корабельников коллекциясендә иң иртә экспонатлар — IV гасыр Византия бронза кашыгы һәм Пермь якларының җәнлек стилендә VI–VIII гасыр кашыклары.
Күргәзмә агымдагы елның 17 октябренә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз