Яшел Үзән кооперативы грант откан

Грант акчасы мөгезле эре терлек итен һәм сөт эшкәртүгә, комбикорм, премикслар һ.б. җитештерүгә тотылачак.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән кооперативы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты иясе булган. Бу хакта район басмасы яза. 
 
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Татарстанда 2017-2020 елларда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү" ведомстволы максатчан программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының материаль-техник базасын үстерүгә грантлар тәкъдим итүгә конкурс җиңүчеләрен билгеләде.
 
Грантларның гомуми суммасы 154 млн. сум тәшкил итә.
 
Конкурска узган 10 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларыннан бишесе грант иясе булды. Алар арасында Яшел Үзән районыннан "Поволжский ЗЦМК" да бар. Грант акчасы мөгезле эре терлек итен һәм сөт эшкәртүгә, комбикорм, премикслар һ.б. җитештерүгә тотылачак. 
 
Грантлар, кооперативларның материаль-техник базаларын үстерүгә дәүләт ярдәм күрсәтмәгән юнәлешләренә тотылган чыгымнарны софинанслау өчен бирелә.