12 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне белән котлады, Таллинда Европа Сабан туе узачак, Татарстанда кисәк суытачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне белән котлады / Күпмилләтле Татарстан мисалында илнең иминлеге һәм куәте башлыча төбәкләргә бәйле икәнен ачык күрергә була, ди Рөстәм Миңнеханов.

Тәбрис Яруллин татар яшьләр форумы рәислеге вазифасыннан үз теләге белән китте / Күпләр өчен бу адым көтелмәгән булса да, мин аны алдан ук шулай планлаштырган идем, ди ул.

Таллинда Европа Сабан туе узачак / Фестиваль Таллин шәһәре ярдәмендә һәм мэр Михаил Кылварт җитәкчелегендә узачак.

Америка мөгаллиме Президент аппараты хезмәткәрләрен инглиз теленә өйрәтәчәк / Укуны республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның протокол хезмәте эшчеләре узачак.

Антициклон йогынтысында Татарстанда кисәк суытачак / Республикада көндез 13-18 градус җылы булачак.

Татарстан Президенты Түбән Камага биш яңа трамвай бирде / “Горэлектротранспорт” оешмасы генераль директоры Рафаил Хәбибуллин бу хакта трамвайлар парады ачылышында әйтте.