Россия көнендә Яңа Чишмә районының яшь гражданнарына паспорт тапшырдылар

ЗАГС бүлегендә шулай ук 55 һәм 60 ел бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләп, «Нык гаилә – нык Россия» дигән чара узды.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Бүген Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова, районның миграция хезмәте башлыгы Галина Юрьева һәм «Бердәм Россия» Яшь гвардиясе» оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Снежана Воронцова районның биш яшь гражданына тантаналы төстә паспорт тапшырды, дип хәбәр итә «Шешминская новь» газетасы.

Бәйрәм көнендә Анастасия Малышева, Виктория Козюкова, Софья Петрова, Гөлшат Хатыйпова һәм Ләйлә Гыйльметдинова Россиянең тулы хокуклы гражданнары булды. Аларны район башлыгы Вячеслав Козлов тәбрикләде.

«Паспортыгызны күз карасыдай саклагыз, Ватаныбызның патриотлары булыгыз, Россия гражданы исеменә тап төшермәгез», - дигән теләкләрен җиткерде ул кызларга.

Россия көнендә ЗАГС бүлегендә шулай ук 55 һәм 60 ел бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләп, «Нык гаилә – нык Россия» дигән тантаналы чара узды. Чаллы башы авылыннан Дәүләтшиннар һәм Екатериновка авылыннан Агафоновлар гаиләсе район башлыгы һәм барлык кунаклардан чәчәкләр, бүләкләр, котлаулар кабул итте.