Кырымдагы юл һәлакәтендә 13 кеше зыян күргән, алар арасында ике бала да бар

Авария Массандра бистәсе янындагы трассада булган.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Ялта янында «ГАЗель» белән автобус бәрелешкән, ике кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Авария Массандра бистәсе янындагы трассада булган. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике транспорт чарасы да яны белән ауган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 13 кеше зыян күргән, икесе хастаханәгә озатылган.

Авария вакытында автобус салонында 27 кеше, шул исәптән биш бала да булган.