Рөстәм Миңнеханов: "Төбәкләр нык булса, илебез дә нык булыр"

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы республика халкын Россия көне белән котлады

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Татарстан, Россия нык ил булсын өчен, барысын да эшли. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия көненә багышланган бәйрәмдә шулай дип белдерде.

"Төбәкләр нык булса, илебез дә нык булыр. Татарстан моның өчен барын да эшли, һәм безнең төп көч - балаларыбыз, яшьләребез", - диде ул. Бәйрәм кунакларын котлап, Рөстәм Миңнеханов  ил һәм республика казанышлары өчен горурлануын белдерде.

"Без әлеге гаҗәеп илдә яшәвебез, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге әйдәп баручы субъектларның берсе булуы белән горурланабыз. Бүгенге көндә без нефть химиясе өлкәсендә лидер, ИТ-юнәлешне үстерә башладык", - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.

Россия көненә багышланган спорт-массакүләм бәйрәм Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында уза. Бүген паркта шахмат, балалар велоэстафетасы буенча ярышлар оештырылган. Шулай ук теләгән барча кеше ГТО нормаларын да тапшыра ала.

Шигърият яратучылар өчен "Әдәби ишегалды" эшли, аның барышында теләүчеләр үзләренә китаплар сайлый алды. Бу проект беренче тапкыр 2014нче елда тормышка ашырылган, аның кысаларында Татарстан башкаласында Константин Хабенский, Сергей Безруков, Евгений Евтушенко, Валентин Гафт һәм башкалар булган иде. Бүгенге чара кунагы - Яна Чурикова.

Россия көнендә Горький исемендәге паркта Татарстан студентлар хезмәт отрядларының өченче эш семестры ачылу да булды. ТР лидеры әлеге хәрәкәттә актив катнашкан студентларны бәйрәм белән котлады. "Сез ил һәм республика үсешенә зур өлеш кертәсез. Сез республикада тормышка ашырылган барлык җаваплы проектларда катнашасыз", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм студентларга уңышлар теләде.