Казанда "Балалар ил рәсемен ясый" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Агымдагы елның махсус "Җиңүнең 70 еллыгы" һәм "Парклар һәм скверлар елы" номинацияләрендә дә җиңүчеләр аталды

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанда башлангыч сыйныф укучылары арасында "Балалар ил рәсемен ясый" IX республика телевизион конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурсны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ярдәме белән "Татарстан" ДТРК, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге оештырган.

Чарада катнашучыларны республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. "Рәсем ясаучы балалар дөньяны башкача күрә. Кайчагында алар аны үзләре күрергә теләгәнчә сурәтли. "Балалар ил рәсемен ясый" конкурсы бик әһәмиятле. Ул балаларның республикабызны ничек күрергә теләвен күрсәтә, - дип билгеләп үтте парламент башлыгы һәм Татарстанда балалар өчен бик күп конкурслар үткәрелгәнне әйтеп узды. - Бала үз теләге белән рәсем ясый башлаган икән, аңардан, һичшиксез, яхшы кеше чыгачак".

"Балалар ил рәсемен ясый"  конкурсы жюри әгъзалары алдында бөтен республика балалары ясаган рәсемнәр арасыннан иң яхшыларын сайлап алу бурычы торган. Агымдагы елның махсус "Җиңүнең 70 еллыгы" һәм "Парклар һәм скверлар елы" номинацияләрендә дә җиңүчеләр аталды, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлегендә.

Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.     .