Берәү дә Россияне үз форматына үзгәртә алмас - Владимир Путин

Ил башлыгы 2014 ел өчен дәүләт премияләрен тапшыру тантанасында барлык россиялеләрне бәйрәм белән котлады

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Россия халкы илнең яңа тарихындагы 25 елда үзенең тамырларын, Ватанга тугрылыгын саклап кала алды, шуңа да берәү дә Россияне үз форматына үзгәртә алмас, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.

"12 июнь, һичшиксез, Россия тарихында истәлекле дата. Нәкъ менә 25 ел элек, бу көнне дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне кабул итеп, илдәге үзгәрешләргә башлангыч салынды. Алар тормышның бөтен тармакларына - сәяси һәм иҗтимагый төзелеш, икътисади һәм социаль өлкәгә кагылды", - диде ул Кремльдә 2014 ел өчен дәүләт премияләрен тапшырган вакытта.

Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, "Россия иң авыр сынауларны узып кына калмыйча, чирек гасыр эчендә демократия һәм базар икътисадында уңышларга иреште, үзен заманча, ачык һәм мөстәкыйль ил буларак танытты".

Ил башлыгы барлык россиялеләрне һәм дәүләт премиясе лауреатларын Россия көне белән котлады, дип белдерә "Интерфакс".