Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән Ислам конференциясе Яшьләр форумы үзара хезмәттәшлек турындагы коммюникега кул куйды

Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән Ислам конференциясе Яшьләр форумы үзара хезмәттәшлек турындагы коммюникега кул куйды

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Чулпан Нәбиуллина). Бүген Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән Ислам конференциясе Яшьләр форумы үзара хезмәттәшлек турындагы коммюникега кул куйды. Аның нигезендә, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән Ислам конференциясе Яшьләр форумының атналык эш нәтиҗәләре, киләчәктә хезмәттәшлек итү хакындагы уртак тәкъдимнәр ята. Хезмәттәшлек мәгариф, мәдәният спорт һәм туризм юнәлешләрен үз эченә алачак.

Ислам конференциясе Яшьләр форумы вәкилләре һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев бүген журналистларга шул уңайдан матбугат конференциясе уздырды. Очрашуда ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Ислам Конференциясе Оешмасы Яшьләр форумының Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы вәкиле Мехмет Челеби, Ислам конференциясе яшьләр форумы (ИКЯФ) президенты, Төркия Премьер-министрының дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе Али Сарыкая һәм ИКЯФ генераль секретаре Эльшад Искәндәров катнашты.

Билгеле булганча, “Диалог һәм хезмәттәшлек өчен” Ислам конференциясе Яшьләр форумы 2004 елның 1-3 декабрендә, Бакуда, Ислам конференциясе оешмасының 35 илен тәкъдим итүче 40 әйдәп баручы милли һәм халыкара яшьләр оешмалары, шулай ук Ауропаның мөселман җәмгыятьләре катнашында оеша. Форум үз эшчәнлеген яшьләр мәнфәгатьләрен алга сөрү, аның тотрыклы үсешенә ярдәм итү, формаль һәм формаль булмаган белемне хуплау, яшь буынның әхлакый кыйммәтләрен ныгыту, шулай ук яшьләрне мәдәниятләр һәм цивилизацияләр арасындагы диалогка җәлеп итү юнәлешләре буенча алып бара. 2005 елда Россия Федерациясе күзәтүче-әгъза сыйфатында Ислам Конференциясе Оешмасы сафына баса һәм нәтиҗәдә “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме оеша. Әлеге төркемнең өченче утырышы Минтимер Шәймиев һәм Төркиянең элекке чит эшләр министры Яшар Якыш рәислегендә агымдагы елның 31 гыйнвар – 2 февраль көннәрендә Истанбулда узган иде.

«Бу көннәрдә Татарстан республикасы яшьләр оешмалары белән фикер алышулардән тыш, үз ара хезмәттәшлек итү турында планнар төзелде. Бик күп әңгәмәләр, лекцияләр үткәрелде. Алар Татарстан тарихы, Татарстан территориясендә ислам дине таралу хакында иде»,—дип Татарстандагы очрашуларга нәтиҗә ясады Марат Бариев.

Төркия Премьер-министрының дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе Али Сарыкая үзенең чыгышында, беренче чиратта, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә биредә оештырылган очрашулар өчен зур рәхмәтен белдерде.

«Без биредә исламга каршылыклы фикерләр сәясәте шартларында мөселманнар тормышы мәсьәләләре хакында сөйләштек. Мондый шартларда безнең яктан нинди адымнар ясалырга тиешлеге хакында фикерләштек. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев тәкъдиме белән «Сәләт» лагерында булдык. Мондый эшлекле очрашуларны без киләчәктә ел саен уздырырга планлаштырабыз. Һәм үзебезнең утырышларга Татарстаннан һәм Россиядән вәкилләр чакырачакбыз»,—диде Али Сарыкая. «Без Татарстанда актив, эшләүче яшьләр оешмалары эше белән таныштык»,—дип бәяләде Татарстан яшьләр оешмалары эшен ИКЯФ генераль секретаре Эльшад Искәндәров.

Бүген шулай ук Ислам Конференциясе Оешмасына керергә дәгъва кылучы республика яшьләр иҗтимагый берләшмәсе исеме дә билгеле булды. Моңа «Сәләт» яшьләр оешмасы лаек дип табылган. « Ислам дөньясы белән аралашуда «Сәләт» Татарстанның һәм Россиянең башка яшьләр оешмалары өчен дә күпер ролен үтәячәк»,—ди Эльшад Искәндәров.

«Яшьләр форумының төп нәтиҗәләре әле алда булыр. Бүген беренче адымнар гына ясала. Безнең өчен зур перспективалар ачыла. Ул бүген имзаланган коммюникеда да чагыла. Бу- яшьләр форумы аркылы дөньяга чыгу өчен тагын зур мөмкинлек дигән сүз. Мөселман илләре белән аралашу яшьләргә дә , тулаем республикага да бик файдалы булачак.»,—дип сүзне йомгаклады Марат Барив. Очрашулар нәтиҗәсе күп көттермәс дип ышандырды ул. Татарстанның ислам дине белән кызыксынучы яшьләре тиздән Сәгуд Гәрәбстанына тренингларга барыр дип көтелә. Мәгариф өлкәсендә уку йортлары белән студентлар алмашу планы да карала. «Шулай ук кунакларыбыз 2013 елда Студентлар универсиадасын Казанда уздыру өчен дә тырышачакларын белдерде. Алар Ислам Конференциясенә кергән илләр белән сөйләшеп, Казан өчен тавыш бирергә чакырабыз дип вәгъдә иттеләр»,—ди М. Бариев.

Кунаклар үз чиратында, Казаннада узган очрашулардан кәнәгать калуларын белдерделәр. Һәм шулай ук, Татарстан башкаласының гүзәллеге белән хозурлануларын яшермәделәр.

2007 елның сентябрендә Казанда «Барыбыз да төрле, барыбыз да тигез» дигән исем астында Европа Советының яшьләр форумы узачак. Анда Европа илләренең яшьләр оешмалары вәкилләре катнашачак. Бирегә Татарстан ягы, шулай ук Ислам конференциясе Яшьләр форумы вәкилләрен дә чакырган.

2007 елның ноябрендә исә Ислам Конференциясе Оешмасы яшьләр берләшмәләре вәкилләре зур сипозиумга җыелачак. Биредә Татарстаннан да фикердәшләрнең катнашуы көтелә.