Ринат Закиров: “Изге Болгар җыены халкыбызның алдагы көнгә өмет белән яшәвен һәм бердәмлеген күрсәтә”

Ринат Закиров: “Изге Болгар җыены халкыбызның алдагы көнгә өмет белән яшәвен һәм бердәмлеген күрсәтә”

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Кичә Татарстанның Спас районында урнашкан Болгар каласында Идел болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1085 еллыгына багышланган “Изге Болгарда — җыен” дигән чара узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте ярдәме белән оештырылган җыенга быел да Казаннан, республиканың шәһәр һәм районнарыннан, Россиянең Волгоград, Самара, Ульяновски, Әстерхан, Пенза өлкәләреннән, Чуашстан, Башкортстан, Мордовия республикаларыннан, Себердән һәм башка төбәкләреннән күпсанлы дин кардәшләребез килгән иде.

Бөтен дөньяга сибелгән татарларга Изге Болгар җирендә бергә җыелып үзләренең асылларына кайту юллары хакында тагын да тирәнрәк уйлану мөмкинлеге бирүне; күп гасырлар буе ата-бабаларыбызның сәяси, мәдәни һәм рухи мәркәзе булган җирдә җыелуны татар халкының милли аңын уятуга бер этәргеч буларак файдалануны; мең елдан артык тарихы булган һәм Изге Болгар җирендә ата-бабаларыбызның рухи тормышына тирән мәгънә биреп, аларның яшәеш рәвешенә әйләнгән Ислам диненең хәнәфи мәзһәбенә нигезләнеп таралган традицияләребезне яңартуны; ата-бабаларыбыз изге урында кабул иткән динебезнең сафлыгын саклауга омтылуны максат итеп куйган җыен, һәр елдагыча, Кече манара янында тәүбә кылудан башланып китте. Җыенның икенче өлеше Җәмигъ мәчете янында үтте, анда җырчылар Гөлзадә Сафиуллина Чулпан Әхмәтҗанова, Зөһрә Сәхабиева тарафыннан мөнәҗәтләр яңгырады.

Камал театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов белән Фәнис Җиһаншин җыенның тарихы турында мәгълүмат биреп узды. “Болгар җирләрен Идел буенда Ислам диненең бишеге, дип әйтергә мөмкин. Нәкъ биредә Ислам дине ата-бабаларыбызның яшәү рәвешенә әйләнеп, аларга күп гасырлар дәвамында сабырлык биреп, юкка чыгудан саклап килгән. Болгар җиренә Мөхәммәд (с.г.с.) пәйгамбәрнең хәер-фатихасын алып килгән сәхабәләр аяк баскан. Алар биредә ата-бабаларыбыз белән аралашып, изге Ислам рухын халкыбыз күңеленә иңдергәннәр.

Үзгәртеп кору мөмкинлекләре ачылгач, биредә яңа мөмкинлекләр ачылды. Элегрәк изге саналган урыннарга тукталмаган зыярәт кылу, 90 нчы еллар башында киң җәелде, аны бер тәртипкә салу һәм бу урыннарга зыярәт кылуның мәгънәсен аңлату буенча да эш алып барылды.

Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин тарафыннан ике дистә елга якын оештырылган “Болгар җыены”ның мәгънәви эчтәлеге әйтеп бетергесез зур булды”.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән милләттәшләребезне бирегә җыюда инде икенче ел рәттән зур өлеш кертә. “Бу урынга килүне халкыбыз һәр ел көтеп ала. Бу җыен — халкыбызның үткәненә күңел җылысын бирү чарасы дияр идем мин. Бирегә килеп, халкыбыз үз тарихын, киләчәген барлый, бу исә аның алдагы көнгә өмет белән яшәвен һәм бердәмлеген күрсәтә”, - дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Һәм шундый зур җыенны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен дин әһелләренә рәхмәт белдерде.

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да үзенең чыгышында бу җыенның әһәмияте турында сөйләде һәм: “Бүгенге бәйрәм барлык дин кардәшләребезнең дә бәйрәме. Монда җыелуыбызның әһәмияте әйтеп бетергесез. Мәгълүм булганча, бирегә җыелу беренче тапкыр 1989 елда болгар бабаларыбызның Ислам динен кабул итүенә 1100 тулган чакта булган иде. Ул вакытта егерме сигез илдән йөздән артык кунак килгән иде. Алга таба да бирегә кеше өзелмәсен, бердәм булыйк”, - дигән теләктә калды ул.

Җыенда Төркия Премьер-министрының баш киңәшчесе Әхмәт бәй Даут углы да килгән иде. Дин кардәшләренә мөрәҗәгатендә ул әлеге чараның әһәмиятенә басым ясады.

“Татар милләте — һәрвакыт үзенең телен, динен, иманын саклап килгән милләт. Без киләчәктә дә сезнең милләт буларак сакланып калуыгызга ышанабыз”, - диде һәм мөмкин кадәр сезгә ярдәм итәчәкбез дип белдерде.

Җыенга килүчеләргә ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән, Казанның “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Илдус Фәиз дә мөрәҗәгать итте, теләкләрен юллады.