^Тоснолылар Сабантуенда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев котлавы яңгырады

^Тоснолылар Сабантуенда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев котлавы яңгырады

(Санкт-Петербург, 12 июнь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Тосно шәһәре һәм районы халкы Сабантуй бәйрәмен үткәрде. Шапки поселогы янындагы Нестеров күле буенда ул тугызынчы тапкыр үтә. Тантананы оештыруга елның-елында урындагы “Изге юл” татар җәмгыяте (җитәкчесе Иниятулла Кутуев) зур көч сала.

Көн кояшлы матур иде. Әледән-әле яңгыр сибәләп үтте. Тик халык таралмады.

Рәсми өлештә Сабантуйны оештыручылар исеменә котлаулар һәм бүләкләр күп булды. Тантанага җыелучылар Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Сабантуйда катнашучыларга һәм бәйрәм кунакларына котлавын дулкынланып тыңлады.

“Барлык татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә кайнар сәламнәребезне юллыйм һәм ихлас күңелдән милли Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итәм!

Бу борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм Җир ананың уянуын гәүдәләндерә һәм игенче хезмәтен данлый. Халкыбызның үзенчәлекле бай мәдәниятен, кунакчыллыгын һәм башка асыл сыйфатларын күрсәтә.

Сабантуй мәйданы елдан-ел киңәя бара, бу бәйрәм ватандашларыбыз яшәгән бик күп төбәкләрдә һәм илләрдә көтеп алына торган шатлыклы вакыйгага әверелде.

Шунысы куанычлы, мәдәниятләрнең бер-берсен баетуына этәргеч биреп һәм бөтендөнья мирасының күркәм бер өлешен тәшкил итеп, Сабантуй шул ук вакытта үзенең кабатланмас төсмерләрен саклап килә, ул төрки халыкларның гүзәл традицияләре һәм рухи кыйммәтләре белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә.

Быелгы Сабантуй, һичшиксез, төбәк тормышына күтәренке бәйрәм рухы өстәр, халыклар арасында дуслык һәм татулык саклауга, татар милләтенең мәдәни һәм әхлакый хәзинәләрен баетуга һәм бердәмлегебезне ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам. Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим. Барлык эш-гамәлләрегез тормышка ашсын, якты өметләрегез аклансын, тормышыгыз матур, юлларыгыз уң булсын”, - диелә котлауда.

Тоснолыларны Сабантуй белән Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының Санкт-Петербург шәһәрендәге Даими вәкиллекләре, “Петербург Сабантуе” фонды Президенты Ирек Галеев, “Нур-Свет” газетасы баш мөхәррире Ринат Мәһдиев, Санкт-Петербург дәүләт учреждениесе “Санкт-Петербург Милләтләр йорты” директоры урынбасары Ислам Гатин, Тосно шәһәре һәм районы, Шапки поселогы җитәкчеләре, Татарстаннан һәм Белорусиядән килгән кунаклар котлады.

Чыгышларны концерт номерлары алыштырды. Ә мәйданда төрле ярышлар дәвам итте. Җиңүчеләр бүләкләр алды.

Программаны “Изге юл” әгъзасы Гөлсинә Амельянчик әзерләде һәм алып барды.