Татарстаннан Чечняга 13 тартма хәйрия йөге җибәрелә

Татарстаннан Чечняга 13 тартма хәйрия йөге җибәрелә

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Татарстаннан Чечен Республикасы балалары өчен балалар рәсемнәре, эшләнмәләре, китаплар, уенчыклар һәм уку-язу әсбаплары тутырылган 13 тартма җибәреләчәк. “Дустыңа кулыңны суз” акциясе Балаларны яклау көненә багышланган. Аны ТР буенча баш федераль инспектор аппараты оештыра. Чечняга йөкне республиканың хокук саклау органнары вәкилләре илтә.

“Дустыңа кулыңны суз” яки “Татарстан балалары – Чечен Республикасы балаларына” акциясе Чечня яшүсмерләренә мораль-психологик яктан теләктәшлек күрсәтү максатыннан үткәрелә. Акция барышында Татарстанның балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр ерактагы дуслары өчен үз куллары белән рәсемнәр һәм төрле эшләнмәләр ясаган. Мәктәп җитәкчеләре Чечнядагы хезмәттәшләренә методик әдәбият җыеп тапшырган. Моннан тыш, балалар китаплары һәм уенчыклар җыелган, уку-язу әсбаплары сатып алынган. Хәйрия йөге Чечняга ТР Эчке эшләр министрлыгы белгечләре озатуында илтелә.