^Башкортстандагы Сабантуйны Александр Коновалов та карады

^Башкортстандагы Сабантуйны Александр Коновалов та карады

(Уфа, 13 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйлар узган ял көннәрендә республиканың тагын 23 районында һәм ике шәһәрендә шаулап-гөрләп үтте. Ишембай шәһәре һәм районы Сабантуен Республика Президенты Мортаза Рәхимов һәм кунакка килгән Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов та карады.

Республиканың Дәүләкән районындагы Сабантуйны БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, ә Мәчетле районындагы милли бәйрәмебезне БР Хөкүмәте башлыгы Рафаэль Байдәүләтов карады һәм андагы халыкны ихлас котлап, төрле бүләкләр тапшырды.

Сабантуй бәйрәмнәре узган районнарда җирле хакимиятләр, һәр елдагыча, хезмәт алдынгыларын хөрмәтләде һәм аларга кыйммәтле бүләкләр, акчалата премияләр тапшырды.

Һәр җирдә төрледән-төрле бәйгеләр оештырылды, көн озыны җыр-моң яңгырады. Көннәрнең бик матур, җылы торуы да милли бәйрәмебезнең ямен арттырды, кәефләрне күтәренке итте.