news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңарыш» республика фонды Казандагы 175нче мәктәптә зыян күрүчеләргә акча күчерде

Зыян күрүчеләргә теләге булган һәр кеше финанс ярдәме күрсәтә ала.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Фондның Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы белән Татарстанның «Яңарыш» тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Казан гимназиясендә фаҗига вакытында зыян күрүчеләргә акча күчерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык акчалар да «Россия Кызыл Хач» иҗтимагый оешмасы белән Саклык банкы тарафыннан Казанда 175нче мәктәптә атыш аркасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен ачылган счетка күчерелгән.

Зыян күрүчеләргә теләге булган һәр кеше финанс ярдәме күрсәтә ала. Моны «Сбербанк.Онлайн» кушымтасы, банкомат, терминал һәм банк офислары, шулай ук Россия Кызыл Хачы сайтында эшләргә мөмкин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та фаҗига корбаннарына акча күчерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100