news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Казанның 175нче мәктәбе укытучылары кабул иткән чаралар югары бәягә лаек

Казанда булган хәл элек бирелгән йөкләмәләрне үтәүнең барышын күзәтү өчен сәбәп, диде ул.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче гимназиясе укытучылары кабул иткән барлык чаралар сокланырлык һәм югары бәягә лаек. Бу хакта Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков сөйләде.

Аның сүзләренчә, әлегә һәлак булган һәм зыян күргән укытучыларның бүләкләүгә тәкъдим ителәчәген әйтүе кыен.

«Бүләкләү турындагы ниндидер карарларга килгәндә, хәзерге вакытта мин бу сорауга җавап бирә алмыйм, әмма, һичшиксез, Президент тиешле докладлар ала», — диде ул.

Казанда булган хәл элек бирелгән йөкләмәләрне үтәүнең барышын күзәтү өчен сәбәп, диде Песков РФ Президенты Владимир Путинның өч ел элек корал әйләнеше өлкәсендәге законнарны катгыйландыру турындагы һәм кичә биргән күрсәтмәләре турында.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100