news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптә фаҗига корбаннарының гаиләләренә бүген 1 млн сум түләнәчәк

Казанның 175 нче мәктәбендәге атыш вакытында зыян күрүчеләргә матди ярдәм бирү турында карар кабул ителде.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗигадә һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына бүген 1 млн сум түләнәчәк.

«Һәлак булган һәр кеше өчен 1 млн сум гаилә әгъзаларына түләнәчәк. Балаларның әти-әниләренә биреләчәк. Һәлак булган укытучыларның гаилә әгъзалары итеп ире яки хатыны, балалары һәм әти-әнисе санала», — диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгында мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты боерыгы буенча хөкүмәт карары нигезендә атышта зыян күрүчеләргә бер тапкыр бирелә торган ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителгән.

«Сәламәтлекләренә авыр яки уртача зыян килгән кешеләргә 400 мең сум, ә җиңелрәк зыян күрүчеләргә 200 мең сум түләү каралган. Бүген көн азагына кадәр һәлак булган кешеләр гаиләләренә 1 млн сум акча түләнеп бетәчәк», — диде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100