news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Балыклы авылында мемориаль комплекс ачылды

Сигез гранит стендта 443 фамилия мәңгеләштерелгән.

Кукмара районы Балыклы авылында мемориаль комплекс ачылды
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 12 май, «Татар-информ», «Хезмәт»). Кукмара районының Балыклы авылында үзара салым акчасына һәм «Урал» хуҗалыгының ярдәме белән мемориаль комплекс ачылды. Анда барлыгы 443 фамилия теркәлгән. 

Мемориаль комплекс авыл уртасында урнашкан. 8 гранит тактада Балыклы авылының тулы бер тарихы урын алган, дисәң дә була. Биредә Беренче Бөтендөнья, Гражданнар, Рус-япон, Фин, Бөек Ватан, Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан, алардан исән-имин кайткан, чит җирләрдә ятып калган сугышчыларның исем-фамилияләре белән рәттән сугыш ятимнәренең, репрессия корбаннарының, ирләре сугышта үлгән тол хатыннарның дә исемлеге язылган.

«Әлеге эшне 2019 елда башлап җибәргән идек. Беренче этапта 808 мең сум тотылган булса, икенчесендә 370 мең сумлык эш башкарылды», — ди Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов. 

Мемориаль комплексны эшләүдә бүгенге көндә Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә яшәп, иң югары категорияле терапевт исемен алган Фирдания Нугаеваның (Тимерханова) да көче күп кергән. Фирдания ханым, республика һәм дәүләт архивларында эзләнеп, әлеге һәйкәлдә урын алган авылдашлары турында бик күп мәгълүмат туплаган. Һәйкәлдә шулай ук аның шигыре дә урнаштырылган.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100