news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында Илсур Сафинның юбилей кичәсе булды

Җырчының туган авылына килгән кунаклар мәчеттә вәгазь тыңлады һәм ифтар мәҗлесендә катнашты.

Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында Илсур Сафинның юбилей кичәсе булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Шшушы көннәрдә Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында Татарстан Республикасы халык артисты, җырчы Илсур Сафинның юбилей кичәсе узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чүпрәле районы администрациясе вәкилләре, эшмәкәрләр, Ульян өлкәсеннән, Тәтеш һәм Буа районыннан килгән кунаклар һәм Яңа Кәкерле авылы халкы катнашты. 

Җырчының туган авылына килгән кунаклар мәчеттә вәгазь тыңлады һәм ифтар мәҗлесендә катнашты.

Юбилей кичәсендә ИлСаф популяр җырларын башкарды, шулай ук  концертта Татарстан Республикасының атказанган артисты Марсель Вагыйзов, танылган җырчы Илшат Вәлиев, Ринат Рахматуллин, Айсылу Габдинова чыгыш ясады.

Фәрит Мифтахов юбилярны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән тәбрик итте. «Киләчәктә дә, изге Рамазан айларында очрашып, бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәрергә язсын», — дигән теләкләрен җиткерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100