news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда мәдәни-тамаша чаралары булмый

Республикада матәм көне игълан ителде.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Бүген, 12 майда Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ведомство карамагындагы барлык учреждениеләрендә мәдәни-тамаша чаралары гамәлдән чыгарылды.

Бу 175 номерлы шәһәр гимназиясендә булган фаҗига һәм 12 май көнне игълан ителгән матәм көне белән бәйле, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Мәдәният йортларында һәм шәһәр сәнгать мәктәпләрендә түгәрәкләр эше дә туктатыла. Музейлар һәм Казан зоопаркы штатлы режимда эшли, әмма шәхси, экскурсияләр булмый.

Китапханәләр бу көннәрдә бары тик китап бирү өчен генә эшләячәк.

Шәһәр паркларында һәм скверларында планлаштырылган чаралар башка даталарга күчерелгән. Чаралар уздыруның яңа даталары турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100