Спас районында унбер ишегалды төзекләндереләчәк

«Безнең ишегалды» программасы 2024 елга кадәр озайтылды.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Спас районының Болгар шәһәрендә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 11 ишегалдын төзекләндерергә планлаштырыла. Төзекләндерү эшләре гражданнарның фикерләрен исәпкә алып башкарылачак. Бу хакта «Новая жизнь» хәбәр итә.

Йорт ишегалларында эскәмия һәм чүп савытлары, контейнер мәйданчыклары урнаштыру, юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, урамнарны яктырту, балалар мәйданчыкларын җиһазлау планлаштырыла.

Коронавирус пандемиясе аркасында халык белән очрашу тыела, әмма проектлар буенча онлайн режимда элемтә оештырыла.

Пандемия вазгыяте һәм икътисадта билгесезлек булу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзекләндерү программасы 2024 елга кадәр озайтылу турында искәртте. Бу проект 50 млрд сум күләмендә финанслана.