Роспотребнадзор пандемия вакытында онлайн сатып алу кагыйдәләрен искәртә

Онлайн түләү алдыннан электрон чекның килү-килмәвен ачыкларга кирәк.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Роспотребнадзор сатып алучыларга товарны алдан түләү белән китертүнең үзенчәлекләре турында искәртте. Киңәшләр ведомствоның сайтында урнаштырылган.

«Алдан түләү белән алынган товарны кире кайтарган очракта, сатып алучы җибәрүне мөстәкыйль түли һәм товар өчен түләгән акчасын кайтара алмаска мөмкин», — дип искәртә Роспотребнадзор.

Роспотребнадзор онлайн сатып алганда, сайтта сатучының реквизитлары турында мәгълүмат күрсәтелүен расларга кирәклеген искәртә. «Сайт „иң түбән бәяләр“ белән җәлеп итсә һәм түләү бары тик банк хисабы аша гына мөмкин булса, игътибарлы булырга кирәк», — дип кисәтү белдерелә.

Шулай ук товар өчен акчаны физик затның банк картасына күчерергә киңәш ителми. «Түләү алдыннан электрон чекның килү-килмәвен ачыкларга кирәк. Сатучы аны электрон почтага яки телефон номерына смс белән җибәрергә тиеш», — диелә сайтта.

Сатып алучының товардан теләсә кайсы вакытта баш тарта алуы да искәртелә: сатып алучы сатучы белән язма килешү төзегән булса, җиде көн эчендә һәм сатып алу-сату документларны рәсмиләштермичә узса, өч ай дәвамында товарны кире кайтарырга хокуклы.

Роспотребнадзор дәгъваны сатучыга да, мәгълүмат биргән сайтка да белдерергә мөмкин, әгәр товар аның аша сатып алынган булса, дип аңлата. «Сайт сәүдә мәйданчыгы булып санала, анда төрле интернет-кибетләр үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Кулланучыга товар яки сатучы турында дөрес яки тулы булмаган мәгълүмат бирелмәгән очракта, һәм товар вакытында тапшырылмаган очракта, сайтка шикаять белдерергә мөмкин», — дип белдерә ведомство