«Мәйдан» каналында «Кунак Бит Шоу» дип аталган яңа тапшыру башланды

Яңа тапшыруның төп бурычы — татар эстрадасының бар күркен һәм матурлыгын ачып салу, аны тамашачыга күрсәтү.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Күптән түгел «Мәйдан» каналында бар татар телевизион дөньясын шаулатып өр-яңа тапшыру — «Кунак Бит Шоу» башланып китте. Тапшыруны башка программалардан моңлы музыка, кыю сораулар, соңгы сәхнә яңалыклары, кызыклы уеннар һәм җанлы әңгәмә аерып тора. Бу хакта телеканалның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тапшыруда викторина сораулары, тере тавышка җырлау һәм серсез аралашу урын алган. Шул рәвешле, кунакларны 9нчы сыйныф программасы буенча «куу», башка эстрада җырын тәрҗемә итеп башкару, кунакның үз репертуарыннан тамашачы яратып өлгергән хитларын тере тавышка төрле телләрдә җырлау, җырчының моңа кадәр ачылмаган серләрен сөйләтә торган мавыктыргыч интерактив уеннар каралган. Һәм болар барысы да Казанда урнашкан Европа дәрәҗәсендәге тавыш яздыру студиясе — «AUDIO KAZANда» бара!

Студиягә килеп керүгә, аның заманча мохитенә тап буласың: заманча сәхнә, өр-яңа тавыш яздыру җиһазлары, сыйфатлы ут куелышы, җиренә җиткерелеп эшләнелгән чәй почмагы, уңайлы утыргычлар, тәмле каһвә — әлеге студия, чыннан да, башыннан ахырына кадәр сокланырлык.

«Тапшыруыбызны башка программаларга охшатмаска тырыштык. Аның тамашачыга җиткерерлек үз яңалыгы бар дип уйлыйм. Матур телгә күчереп әйткәндә, ул диңгез өсте мәрҗәннәре яме белән бергә, диңгез төбендәге хәзинәләрне дә эзләп табарга омтылачак. Безнең бурычыбыз — һәр чыгарылыш саен „Кунак Бит Шоу“ны яхшырта гына бару, — дип яңа тапшыру башлану турында үз кичерешләре белән уртаклашты телеканалның баш мөхәррире Миләүшә Хәсәнова. — Алга таба „Кунак Бит Шоу“ны тамашачылар яратканнан-ярата гына барырлар дип өметләнеп калабыз».

Яңа тапшыруның төп бурычы — татар эстрадасының бар күркен һәм матурлыгын ачып салу, аны тамашачыга күрсәтү. «Кунак Бит Шоу»да яшь башкаручылар Илназ Гарипов, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров белән беррәттән, татар сәхнәсенең күрке, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм күпкырлы шәхес Фәрид Мифтахов кунак булган. Тапшыруда җырчылар үзләренә яңалык та ачканнар: Илназ Гарипов Григорий Лепсның бер шлягерын сузган, Данир Сабиров Леонид Агутинның «Кара малай» композициясен татарча җырлаган, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үз репертуарыннан чын гарәп телендә татар җырын башкарган, ә Фәрид Мифтахов үз гитарасы белән популяр шансонье вазифасында чыгыш ясаган.

Тапшыруның идея авторы да, алып баручысы да Алисә Җамалиева. Алып баручының образы — якты һәм кабатланмас. Ул татар җырының бар матурлыгын, булган бизәген кунаклар аша ачыклый. Алисәнең сүзләренә караганда, тапшыруны татар тамашачысы аеруча яратып кабул иткән: «Кунак Бит Шоу» яңача, заманча форматтагы тапшыру. Ул артистларны төрле яктан сынап, тере тавышка җырлатып, кызыклы әңгәмә кордыруга нигезләнгән. Тапшыру халыкка ошый кебек. Без һәр чыгарылышта үз өстебездә эшлибез. Камиллекнең чиге юк бит, алга таба тапшыруыбызны тагын да яхшырак һәм кызыклырак итеп эшләрбез дип өметләнеп калам».

Яңа заманча шоуның иң мөһим бурычларыннан берсе — татар телен һәм җырын, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклау, аларны үстерү һәм популярлаштыру. Бу бурычларны үтәү өчен заманча формат һәм шоу жанры сайланган.

Яңа тапшыру «Мәйдан» каналында шоу форматында гына чыгып калмаячак: 29 нчы апрельдән телеканалда «Кунак Бит Шоу» дип исемләнгән өр-яңа музыкаль сәхифә башланып китте. Көндәлек сәхифәдә тамашачы «Кунак Бит Шоу» барышында башкарылган җырларны күп тапкыр карый алачак.

Соңгы рәсми телевизион күрсәткечләр буенча, «Мәйдан» телеканалының потенциаль аудиториясе — 5 412 176 кеше. Мәгълүмат спутник, кабель һәм җир өсте элемтә ялганышлары күрсәткечләренә нигезләнеп алынган. Күптән түгел генә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең һәр иртәсен «Мәйдан» телеканалы белән башлап җибәрүен хәбәр итте. Кәефегез көн дәвамында күтәренке булсын дисәгез, сез дә бар татар дөньясын табигый моң белән сөендергән «Мәйдан» телеканалын карагыз.

Тапшыру 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен каралаган.