Әлки районында герой Галимҗан Шәхвәлиевка истәлек тактасы ачылды

Әлки районында Советлар Союзы Герое Галимҗан Шәһвәлиевның тууына 100 ел булды.

(Әлки, 12 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында Советлар Союзы Герое Галимҗан Шәһвәлиевның тууына 100 ел булды. Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә Татар Төгәлбәе үзәгендә аның истәлегенә мәрмәр такта ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Истәлек тактасына геройның сүрәте төшерелгән, туган һәм үлгән даталары уеп язылган.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин: «Батыр Галимҗан Шәһвәлиев турында туган авылында, районда белмәгән кеше юк инде. Без аның исемен буыннан-буынга мәңгеләштерү йөзеннән әлеге истәлек тактасын булдырдык. Бөек Ватан сугышында ул күрсәткән батырлыклар онытылырга тиеш түгел.Тыныч имин тормышыбыз өчен геройларча көрәшкән каһарман якташыбыз алдында без һәрчак бурычлы», — диде ул.

«Йогышлы чирдән саклану белән бәйле чикләүләр аркасында истәлек тактасы ачу тантанасы Герой Галимҗан Шәһвәлиевнең авылдашларын чакыра алмадык. Әмма, һичшиксез авыл үзәгендәге әлеге истәлек тактасы төгәлбәйлеләр өчен кадерле урын булыр, герой турындагы хатирәләрне берәмтекләп сакларбыз», — диде Кошки авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллин.

Истәлек тактасы белән янәшәдә авыл китапханәчесе Әнисә Фәсахова герой турында документлардан күргәзмә ясап куйган иде. Истәлек тактасы авыл клубының түр диварына беркетелгән.