420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). ТР башкаласында җир өсте җәмәгать транспорты эшен озайттылар. Бу хакта Казанның профильле комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әйтик, хәзер соңгы тукталышлардан соңгы рейска транспорт кичке сәгать 10да кузгалачак, элеккеге кебек 9да түгел.
Моннан тыш, бүгенге көннән җәмәгать транспорты маршрутлары буенча йөрүчеләр саны артты. Маршрутларга техниканың гомуми хәрәкәт составыннан 60 проценты (гадәти эш көнендә чыгу белән чагыштырганда) чыга башлаячак
Исегезгә төшерәбез, ТР Хөкүмәте карары нигезендә, татарстанлылар җәмәгать транспортында булганда шәхси саклану чараларын — медицина битлекләрен һәм перчаткалар кулланырга тиеш.