Биектау кибетләрендә азык-төлек җыю өчен бокслар куелган

Азык-төлек җыелмалары 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә һәм башка социаль якланмаган категория гражданнарына тапшырылачак.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Биектау районы #БезБергә бөтенроссия акциясенә кушылды. Татарстанда шул хәйрия хәрәкәте кысаларында «Изгелек кәрзине» проекты гамәлгә ашырыла. Бу турыда «Высокогорские вести» яза.

Райондагы өч кибеттә азык-төлек продуктлары салу өчен өч бокс куелган. Барлык җыелган азык-төлекне социаль яклау бүлегенә тапшырачаклар, аннары - мохтаҗ кешеләргә.

Азык-төлек җыелмалары 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә һәм башка социаль якланмаган категория гражданнарына тапшырылачак.

«Лига добрых людей» хәйрия фонды директоры Лилия Мөхәммәтҗанова сүзләренчә, «Изгелек кәрзине» проекты ярдәмендә мохтаҗларга даими ярдәм итү планлаштырыла.

«Азык-төлек җыелмалары пандемия беткәч, кайгыртыр кешесе булмаган һәм пенсиясе, хезмәт хакы аз кешеләргә дә яхшы булачак», — диде Лилия Мөхәммәтҗанова.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сүзләренчә, районда яшәүчеләр башка кешеләр өчен продукт салып, изге эштә катнаша ала.