Зәйдә юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр санын киметү чаралары турында сөйләштеләр

Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

(Зәй,  12 май, "Татар-информ"). Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр санын һәм авырлыгын киметү буенча кулланыла торган чаралар турында сөйләштеләр. Бу турыда Зәй муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук 2019 елның узган айларында Зәй муниципаль районы территориясендә аварияләр торышы, Зәй шәһәрендә җәйге чорда юлларны карап тоту буенча эшләрне оештыру һәм үтәү, мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау, авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген кисәтү турында да сүз булды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүче профилактик характердагы чараларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Утырышка юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия рәисе Илнар Хафизов йомгак ясады.