Татарстанда хәрби хезмәт үтү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк

14 майда Татарстан хәрби комиссары республика халкының сорауларына җавап бирәчәк.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Киләсе сишәмбе, 14 майда, Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин гражданнарны кабул итәчәк. Бу хакта Татарстан буенча баш инспектор сайтында хәбәр ителә.

"Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хәрби хезмәт узу һәм 1 апрельдә башланган һәм 15 июльгә кадәр дәвам итә торган язгы чакырылыш буенча барлык мөрәҗәгатьләр дә каралачак", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сораулар белән РФ Президентының ТР буенча кабул итү бүлмәсенә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә ала.

Сорау бирергә теләгән гражданнар кабул итүгә 8 (843) 221-80-36 телефоны буенча языла ала. Шулай ук Россия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Кремль урамы, 12/20.