Гидрометеорология үзәге Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил булачагын кисәтә

Республикада көньяк-көнчыгыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил булуы көтелә.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Бүген төнлә һәм иртәгә, 13 майда Татарстан территориясендә һәм республика башкаласында яшенле яңгыр һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил булуы көтелә. Бу турыда Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда 35 градус эссе булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителүе турында хәбәр иткән иде.