Актанышта Татарстанның Башкортстан ягыннан яңа капкасы - "Наил" мәчете ачылды

"Наил" Актаныш мөхтәсибәтендә 55-нче мәчет булып эшләп китте.

(Казан, 12 май, "Татар-информ"). Изге Рамазан аеның 6нчы көнендә, Актаныш районында тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылды. "Наил" дип исем кушылган Аллаһ йорты Татарстанның Башкортостан ягыннан символик капкалары буларак кабул ителә, чөнки ул ике республиканың нәкъ чигендә урнашкан иң беренче мәчет һәм, гомумән, корылмасы булып тора. Бу турыда ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Мәчетнең рәсми ачылышында мәртәбәле кунак буларак Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Актанышта аны муниципаль район башлыгы Энгель Нәвапович Фәттахов һәм имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин каршыладылар. Үзенең тантанага килгән дин кардәшләрне сәламләү сүзендә республика мөселманнары башлыгы Изге Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде.

Үзенең чыгышын мөфти хәзрәтләре "Наил" мәчетен һәм районда тагын ике мәчет салган бертуганнар Ринат һәм Илшат Нуртдиновларга үзенең ихлас рәхмәтләрен җиткереп тәмамлады.

"Наил" Актаныш мөхтәсибәтендә 55-нче мәчет булып эшләп китте.

Тантана мәчеттә беренче ахшам намазы һәм ифтар ашы белән дәвам итте.