12 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Синоптиклар Татарстанда 35 градус эссе булачагы турында кисәтә, Әтнә театрында репетицияләр башланды.

Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләре кую һәлакәтләрнең үсүенә китерергә мөмкин / Яңа ГОСТ буенча 40х40 см һәм хәтта 35х35 см зурлыгындагы билгеләр барлыкка киләчәк.

Әтнә театрында репетицияләр башланды / Яңа спектакльне Уфа режиссеры Илсур Казакбаев куя.

Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсенең Яңавыл авылы мәчетендә булды / Яңавыл авылы мәчете үз ишекләрен 2018 елның 22 июлендә ачып җибәрә.

Актанышта Татарстанның Башкортстан ягыннан яңа капкасы - "Наил" мәчете ачылды / "Наил" Актаныш мөхтәсибәтендә 55-нче мәчет булып эшләп китте.

Ришат Төхвәтуллин: Интернетта җырчыдан түбән зәвыклы әйберне тамашачы үзе сорый / Җырчы фикеренчә, җитди темаларга язган очракта, аны караучылар бик аз.

Казанда яңа температура рекорды теркәлгән / Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иң югары температура 1921 елда билгеләп үтелгән.

Синоптиклар Татарстанда 35 градус эссе булачагы турында кисәтә / Республикада бүген һәм иртәгә эссе булачак.

Нурсолтан Назарбаев Алишер Усмановны "Дуслык" ордены белән бүләкләде / Алишер Усманов Казахстан белән Россия арасында дуслыкны ныгытуга һәм икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә өлеш керткән өчен бүләкләнде.

Гидрометеорология үзәге Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил булачагын кисәтә / Республикада көньяк-көнчыгыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил булуы көтелә.