Татарстан бәхет күрсәткече буенча төбәкләр арасында беренче унлыкка кергән

Апрельдә рейтингның алгы рәтләрендә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Крым торган.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль медиа өлкәсендәге «Медиалогия» тикшерү компаниясе “бәхет” сүзенең контекстта искә алынуы буенча Россия төбәкләренең рейтингын төзегән. Татарстан анда тугызынчы урынны алган.

Апрельдә рейтингның алгы рәтләрендә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Крым торган.

Тикшерүдә Facebook, Twitter, «ВКонтакте», «Одноклассники», Instagram һәм LiveJournal социаль челтәрләрендә, шулай ук форум һәм блогларда Федерация субъектларында “бәхет” төшенчәсенең синонимнары контекстта искә алынуы анализланган. Барлыгы социаль медиада 1 миллионнан артык хәбәр тикшерелгән.

Дүртенче урында - Нижгар өлкәсе, бишенчедә – Новосибирск, алтыда – Приморья крае, ә җиденче урынга Свердловск өлкәсе лаек булган. Удмуртия, Татарстанны бер позициягә узып, сигезенче урынны алган. Мәскәү өлкәсе унынчы урында калган.