"Татар-информ" журналисты Лилия Локмановага Алсу Хәсәнова премиясе бирелде

Премия быел беренче тапкыр тапшырыла.

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Бүген Питрәч районы Шәле авылы мәдәният йортында Алсу Хәсәнова исемендәге премия лауретлары игълан ителде. Беренче тапкыр бирелгән премия лауреатлары арасында "Татар-информ" журналисты Лилия Локманова да бар. 

Лилия Локмановага бу премия мәдәният, татар милләте турындагы күпсанлы язмалары өчен бирелде. 

"Алсу Хәсәнованы мин якыннан белми идем. Мин "Татар-информ" агентлыгында 2014 елдан эшли башладым.  Без аның белән Мәдәният министрлыгының еллык коллегиясендә очраштык. Ул чакта инде ул авырый, дәвалану курслары алган иде. Алсу апа миңа - яшь коллегасына киңәшен җиткерде: "Мәдәният темасына язу җиңел, уйларга кирәкми, теләсә кем яза ала диләр. Ә син аны теләсә кем укый алырлык һәм кызыксындырырлык итеп язып кара", - диде. Беренче тапкыр бирелгән премияне миңа бирелүе белән, әлбәттә, горурланам. Шул ук вакытта бу миңа җаваплылык та өсти. Дәүләт матбугат чарасында эшләп, үз фикереңне, сүзеңне үтәрлек итеп яза белү һәр кешегә дә бирелми. Алсу Хәсәнова материаллары шундыйлардан иде. Аның исемендәге премия журналистның исемен мәңгеләштереп кенә калмыйча, яшь журналистларга алга таба этәргеч тә булыр дип ышанам", - диде Лилия Локманова. 

Мәгълүмат өчен: Алсу Хәсәнова 1978 елның 21 мартында Питрәч районы Шәле авылында туа. Ун елдан артык "Ватаным Татарстан" газетасында эшли. Башлыча, мәдәният дөньясы, сәхнә тормышы, әдәбият турында яза. Аның очерклары, хикәяләре, нәсерләре даими рәвештә «Сөембикә», «Идел» журналларында басылып тора. 2015 елның апрелендә яман шеш авыруыннан вафат була. Аның вафатыннан соң Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең президиум утырышында Алсу Хәсәнова исемендәге премияне булдыру тәкъдиме кабул ителә. Хатын-кыз исемен йөрткән бердәнбер премияне “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Идел” журналы гамәлгә куя.

Авыр чирдән соң вакытсыз арабыздан киткән журналист Алсу Хәсәнова исемендәге премиянең максаты - журналистика өлкәсендәге аерым бер проблеманы яктырткан язмалары, материаллары белән, шулай ук актив иҗтимагый эшчәнлеге белән гражданлык җәмгыятен үстерүгә, көн кадагына суга торган милли, социаль, гуманитар, мәдәни проблемаларны хәл кылуга ярдәм итүче талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм бүләкләү. Бәйгедә Татарстан Республикасы территориясендә эшләп, милли телдә язучы 20-35 яшьтәге профессиональ журналистлар катнаша алды.