Россия туризмы илдәге курортларның бәясен канәгатьләнерлек дип саный

Илдәге курортлар туристлык базарына Төркия әйләнеп кайту шартларында көндәшлекне саклап калу кирәклеген бик яхшы аңлый.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Россия төбәкләре Туризм буенча федераль агентлыкның илдәге ял итү урыннарына нигезсез бәяләрне күтәрүгә юл куймау һәм базарга төрек юнәлеше кайту белән бәйле илдәге туризм продуктының көндәшлеккә сәләтлелеген саклап калу киңәшен дөрес кабул иткән. Бу хакта “РИА Новости” агентлыгына идарә башлыгы Олег Сафонов хәбәр итә.

"Үз вакытында, без курорт төбәкләрен 2017 елда туризмга бәяләр инфляция чигеннән узмаска тиешлеге турында кисәттек. Бүген Кырым һәм Краснодарда бәяләр канәгатьләнерлек икәнен күрәбез", — дип белдерде Олег Сафонов.

"Урыннарда безнең киңәшләрне искә тотканнар. Моннан тыш, анда үзләре дә илдәге курортларның көндәшлеген саклап калу кирәклеген бик яхшы аңлый. Бигрәк тә илнең туристлык базарына Төркия әйләнеп кайту шартларында", — дип аңлатып үтте Сафонов.

Моннан тыш Ростуризм башлыгы ассызыклаганча, Россия туризм продуктының сыйфаты үскәннән-үсә.