Медицина хезмәткәрләре суши ашауның куркынычсыз булмавын кисәтә

Табибларга бер атналык бизгәк, эпигастраль өлештә авыртулар һәм укшу белән 32 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 12 май, "Татар-информ"). Португалия медицина хезмәткәрләре суши ашау паразит инфекцияләр үсүенә китерүен ачыклаганнар, дип яза Lenta.ru Case Reports BMJга сылтама белән.

Журналдагы фәнни мәкаләдә галимнәр табибларга бер атналык бизгәк тотуы, шулай ук эпигастраль өлештә авыртулар һәм косу белән 32 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән очракны китергән. Ир-ат кан анализы тапшырган һәм анда ялкынсыну процессы баруы күзәтелгән.

Баштан табиблар хәлне ачыклый алмаган. Бары пациент авырып китү алдыннан суши ашаганлыгын сөйләгәч, медиклар аңарда анизакидоз — паразитлы авыру булуын, авыруның исә Anisakidae личинкалары китереп чыгаруын раслаган. Кеше организмына алар чи һәм аз тозланган диңгез балыгы аша керә.
Ир-атка эндоскопик күзәтү үткәрелгән, аның ашказанына ябышкан паразит-суалчан личинкасын тапканнар. Нематодуны алганнан соң, пациентның хәле нормальләшкән.