Татарстанда Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы башланды

Хәзергә икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе дәвам итә

 (Казан, 12 май, «Татар-информ»). Бүген Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы башланды, ул 22 майга кадәр дәвам итәчәк.

Хәзергә Татарстанда үзәк, республика һәм район вакытлы матбугатына икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе дәвам итә.

"Россия почтасы" ФДУП язылу институтын саклау өчен түбәндәге ташламаларны тәкъдим итә: федераль басмаларга - 5 процент күләмендә һәм республика белән район басмаларына 10 процент күләмендә; Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм катнашучыларына, I һәм II төркем инвалидларга клиентлардан язылуга заказ кабул итү һәм газета, журналларны китерү хезмәте бәясеннән 20 процент күләмендә. Моннан тыш, күзе күрмәүчеләр яки начар күрүчеләр өчен чыга торган махсус басмаларга 100 процент күләмендә ташлама бирелә.

РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы раслаган социаль әһәмиятле басмаларга икенче тапкыр 15 процент күләмендә өстәмә ташлама тәкъдим ителә. Ташламалар Әбүнәчеләр көне вакытында гына түгел, ә бөтен язылу кампаниясе барышында дәвам итәчәк. 103 республика һәм район басмалары социаль әһәмияткә ия басмалар исемлегенә кертелгән, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.