Мигрантлар арасында ялган документлар ясау белән бәйле җинаятьләр арткан

Узган 4 ай эчендә шундый 60 очрак теркәлгән
(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанга килүче һәм яшәүче мигрантларга контрольне көчәйтү максатыннан, 1-15 май көннәрендә республикада “Законсыз мигрант” профилактик операциясенең чираттагы этабы уза. Аның барышында чит ил гражданнарының яшәү һәм эшләү урыннарына, төзелеш объектларына, чит илләрдән эшче кулларны җәлеп итүче предприятиеләр һәм фирмаларга ныклы игътибар бирелеп, аларда миграциягә кагылышлы законнарның үтәлеше тикшерелә. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта әлеге операциянең беренче нәтиҗәләре игълан ителде.

“Законсыз мигрант” операциясенең беренче атнасында миграция хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 793 эш бирүче тикшерелгән. Тикшерүләр вакытында чит ил гражданнарының Россия территориясендә булу режимын бозуның 685 очрагы ачыкланган. Республика судлары закон бозган чит ил гражданнарын илдән куып чыгару турында 19 карар кабул иткән.


Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдус Галәветдинов сүзләренә караганда, узган ел Татарстандагы 450 гә якын чит ил гражданы закон бозган өчен Россия территориясеннән куып чыгарылган. Аларның күбесе - Үзбәкстан һәм Таҗикстан вәкилләре. Закон бозучы чит ил гражданнарын депортацияләү федераль бюджет исәбенә башкарыла.

Быел узган 4 ай эчендә республикада чит ил гражданнары тарафыннан кылынган 163 җинаять теркәлгән. Узган елның шул чорында аларның саны 116 булган. Федераль миграция хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчеләре аңлатуынча, быел җинаятьләр саны үсү ялган документлар эшләүнең артуы белән бәйле. 4 айда кылынган 163 җинаятьнең 60 ы ялган миграция картасы эшләүгә кагыла. Мондый төр җинаять өчен, закон буенча, чит ил гражданын ирегеннән мәхрүм итү каралмаган. Кагыйдә буларак, аларга җәза штраф белән чикләнә.

Брифингта Урта Азия чегәннәренә бәйле проблема да күтәрелде. Бу категория бүген күпчелек Россия шәһәрләрен басып алган. Илдус Галәветдинов сүзләренә караганда, Урта Азия чегәннәренә каршы көрәшү катлауларык. “Бу проблеманы кулдан килгәнчә хәл итәргә тырышабыз. Тик ахырына кадәр чишү мөмкин түгел. Урта Азия чегәннәре Россия төбәкләре буенча кулларында бернинди документлары, хокукны тәэмин итүче кәгазьләре булмаган килеш хәрәкәт итә. Гамәлдәге законнарда мондый категорияне илдән куып чыгару буенча нормалар беркетелмәгән”, -ди ул.