news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт торак фонды ата капиталы буенча соципотеканы рефинанслауга керешәчәк

Ташламалы шартларда торак тәкъдим итү программасы 2021 елда гамәлгә ашырыла башлый.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). 2021 елда татарстанлылар ата капиталын файдалану ярдәмендә ташламалы шартларда ипотека алу мөмкинлегенә ия булачак.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры урынбасары Булат Гыйльманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Безнең 450 мең сум күләмендәге ата капиталы белән бу юнәлештә эшләү тәҗрибәсе бар инде. Әлеге эшне ел ярым чамасы элек башладык. Бүгенге көндә бу закон проекты (ул канунга үзгәрешләр кертә һәм торак фондына 450 мең сум күләмендәге ата капиталы акчаларыннан файдалану мөмкинлеген бирә) икенче укылышка тапшырылды. Яз-җәй айларында ата капиталын гамәлгә ашыра башларбыз дип уйлыйм», - диде ул.

Россиядә 2008 елдан Ана (гаилә) капиталы федераль программасы гамәлдә. Ул икенче яки аннан соңгы бала туу яисә уллыкка алу факты буенча акча бүлеп бирүне күздә тота. Әлеге программа буенча балаларның әнисе генә акча алу хокукына ия. Әти кешегә мондый сертификат аерым очракларда гына бирелә. Мисал өчен, балаларның әнисе үлсә яки ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсә.

Моңа кадәр Россиядә демографик вазгыятьне яхшырту өчен ана капиталына тиңдәш ата капиталын булдырырга тәкъдим иткәннәр иде. Субсидияне өченче бала дөньяга килгәннән соң түләү күздә тотыла. Моның өчен барлык балаларның да бер гаиләдә тууы һәм тәрбияләнүе, аларның әти-әнисе рәсми рәвештә теркәлгән булуы шарт.

Ата капиталы күләме ягыннан ана капиталына тигез булырга тиеш. Шул ук вакытта, яңа чара ана капиталы программасы буенча акча алу хокукыннан мәхрүм итми. Әти-әнинең аларның икесен дә бер үк вакытта алу мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100