news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов социолог Дробижева вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

«Леокадия Михайловнаны белгән һәм аның белән хезмәттәшлек итәргә насыйп булган һәркем хәтерендә ул бик зыялы, зирәк кеше буларак калачак», - диде Татарстан Президенты.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе Федераль фәнни-тикшеренү социология үзәгенең Социология институты директоры, Россия Фәннәр академиясенең Федераль фәнни-тикшеренү үзәге фәнни җитәкчесе Михаил Горшковка атказанган фән эшлеклесе Леокадия Дробижева вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашуын белдерде.

«Россия фәне, җәмгыять зур югалту кичерде — Леокадия Михайловна гаҗәеп шәхес, чын энтузиаст һәм тырыш кеше, эзләнүчән тикшеренүче һәм талантлы җитәкче иде», — диелә республика җитәкчесе телеграммасында.

Рөстәм Миңнеханов галимәнең яшь буын өчен лаеклы үрнәк булуын әйтте. Дробижева «мәгънәле һәм бик бай тормыш юлы үтеп, туган илебез, фәнебез хакына тулы актив тормышта максатчан эш башкарды». 

Ул шулай ук республикада Леокадия Михайловнаны һәрвакыт хөрмәт итүләрен һәм Татарстан Республикасында милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсен камилләштерүгә керткән мөһим хезмәте өчен югары бәяләнүен искәртте.

«Леокадия Михайловнаны белгән һәм аның белән хезмәттәшлек итәргә насыйп булган һәркем хәтерендә ул бик зыялы, зирәк, якты, рухи яктан бай һәм яхшы күңелле кеше буларак каласына ышанам», - диде Татарстан Президенты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100