Әлмәттә чүп бушату станциясе төзеләчәк

Һәр комплекс чүп-чарны сортларга аеру заводын, калдыкларны компостлау участогын һәм муниципаль полигонны үз эченә алачак.

(Әлмәт, 12 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Татарстанда быел Әгерҗедә, Мамадышта һәм Әлмәттә чүп бушату станцияләре төзелә башлаячак.

Шулай ук Алабуга һәм Лениногорскида ике муниципаль комплекс төзү каралган. Һәр комплекс чүп-чарны сортларга аеру заводын, калдыкларны компостлау участогын һәм муниципаль полигонны үз эченә алачак.