Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан халкы метроның яңа станцияләренә исем сайлаячак
Сайлап алу тәмамланганнан соң аларны бизәү концепцияләрен эшли башлаячаклар.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан башкаласында яшәүчеләр Казан метрополитенының икенче линиясендәге яңа станцияләргә исемнәр сайлаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.
«Хәзер безнең станцияләрнең эш атамалары бар, әйдәгез, карар кабул итик — барлык чыганакларда да әлеге халык конкурсын игълан итик һәм биредә яшәүчеләрнең станцияләрне ничек атарга теләвен беләчәкбез. Эш яхшы темпларда бара, бу һәм башка станцияләр дистә еллар хезмәт итәчәк. Исемнәрнең һәм бизәлешнең гармонияле булуы мөһим», — диде Метшин.
Бүгенге көндә метроның булачак станцияләре эш атамаларын йөртә. Алар арасында «Академик Сахаров урамы «, «ТАССРның 100 еллыгы», «10нчы микрорайон» һәм «Юлиус Фучик урамы» бар.
Проект буенча, «Юлиус Фучик урамы» станциясе шул ук исемдәге урам һәм Зорге урамы кисешкән чатында төзеләчәк. «10нчы микрорайон» станциясе Юлиус Фучик урамы һәм Академик Завойский урамы кисешкән урында урнашачак.
«ТАССРның 100 еллыгы» станциясе шулай ук Юлиус Фучик урамында, Ломжа һәм Нокса авышлыгы урамнары киселешендә була. «Мега» сәүдә үзәге каршында, Альберт Камалиев проспекты ягыннан Җиңү проспекты белән киселештә «Академик Сахаров» станциясе урнашачак.
Элегрәк Казан метрополитенының икенче линиясендәге дүрт станциянең җәмәгать зоналары интерьерларын бизәүгә ачык конкурс игълан ителгән иде. «Татинвестгражданпроект» конкурста катнашырга сигез проектны үткәргән: архитекторлар һәм дизайнерларның дүртесе Мәскәүдән һәм дүртесе Казаннан.
Шулай ук конкурста Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм «ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбе эскизлары тәкъдим ителде. Булачак станцияләрнең исемен билгеләгәннән соң, аларны бизәү концепциясен эшләү башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз