news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы: Татарстанда өч ай эчендә эшсезлек 30 процентка кимеде

Ел башында республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 38,6 мең кеше эшсез саналган.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Ел башыннан Татарстанда эшсезләр саны 12,5 мең кешегә кимегән — 26 меңгә калган. Республикада теркәлгән эшсезләр саны кимүнең тотрыклы тенденциясе узган елның сентябреннән күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

«Апрель аенда Татарстанда 26 меңнән артык эшсез теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,3 процент тәшкил итә. Республикада апрель башына мәгълүматлар базасында 46 меңнән артык вакансия исәпләнә. Димәк, буш вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр саныннан күбрәк дигән сүз. Территориаль һәм квалификация билгесен исәпкә алмыйча, эшсезләрнең шартлы рәвештә эш сайлап алу хокукы бар», — диде ул.

Спикер эшсезлекнең югары чоры Татарстанда узган елның сентябрь башында булганлыгын искәртте. Ул вакытта эшсезләр саны 78 мең кеше тәшкил иткән. Әгәр төбәктә эшсезлек күрсәткечен узган елның шул ук күрсәткече белән чагыштырып карасак, ул ике тапкыр диярлек югарырак булачак. 2020 елның апрель башына республикада 12,3 мең эшсез теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100