Фәрит Мөхәммәтшин социолог Леокадия Дробижева вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Леокадия Дробижева этникара мөнәсәбәтләр һәм гражданлык тәңгәллеге проблемалары буенча, шул исәптән Татарстанда да, тикшеренүләр үткәрде.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу кайгылы хәбәр татарстанлылар йөрәгендә зур чагылыш тапты. Күренекле галим, РФА Социология институтының мактаулы докторы Леокадия Михайловна Россия социология фәнендә этносоциологиянең оригиналь юнәлешенә нигез салучыларның берсе булды», - диелә Россия Фәннәр академиясе Федераль фәнни-тикшеренү социология үзәгенең Социология институты коллективы адресына җибәрелгән телеграммада.

Парламент башлыгы Дробижева күп еллар дәвамында этникара мөнәсәбәтләр, гражданлык тәңгәллеге проблемалары буенча, шул исәптән Татарстанда да тикшеренүләр үткәргәнлеген искәртте. «Хәтта яңа тарихның бер төрле генә булмаган чорларында да Татарстанда барган вакыйгалар турында һәрвакыт объектив, фәнни позицияләрдән чыгып дөрес фикер төзергә ярдәм итте»,- диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Дробижеваны фәнне оста оештыручы һәм инициативалы, «һәрвакыт иҗтимагый һәм фәнни тормыш үзәгендә булган, һөнәри мохиттә лаеклы абруй, киң җәмәгатьчелек хөрмәтен яулаган» җитәкче дип атады.

  • Леокадия Дробижева - тарих фәннәре докторы, профессор, РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советы әгъзасы, РФА Фәннәр академиясе Социология  институтының мактаулы докторы, Россия Фәннәр академиясенең Федераль фәнни-тикшеренү социология үзәге Социология институтының милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерү үзәге җитәкчесе. Социолог 11 апрельдә вафат булды.